Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткәрелгән “Татарстан – безнең йортыбыз” республика этномәдәни фестиваленең гала-концертында Бөгелмә районы да чыгыш ясады.
Кече Бөгелмә авылы мәдәният йортының "Околица" халык вокаль ансамбле һәм Наратлы авыл җирлеге мәдәният йортының "Шумас" ("Рассвет") вокаль ансамбле катнашты.