Зеленая Роща авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы Яңа Александровка авылы халкы белән очрашып, рус халык җырларын искә төшерде.
Залда кич буе дустанә мохит хөкем сөрде, тамашачылар һәм үзешчән артистлар уңай кичерешләр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралышты.