"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе барлыкка килүгә 16 ел уңаеннан, җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә бөгелмәлеләрне Дәүләт Советы депутаты Леонид Якутин кабул итте.
Мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары төрле иде: "Хәрби туганлык" музееның һәм Спас авылы мәктәбенең түбәсен ремонтлау, торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләр буенча сүз булды.
Леонид Александрович сүзләре буенча, гражданнарның һәрбер соравы белгечләр тарафыннан җентекләп каралачак һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк.