Сәламәтлек саклау сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге хезмәттән “Чиратка язылу“ бүлегендә файдаланырга мөмкин, анда кулланучының табибкә электрон төрдә язылуга бәйле барлык актив язмалары чагыла. Табибтә булганнан соң 30 көн дәвамында әлеге бүлектә биш баллы шкала буенча кабул итү сыйфатына бәя бирү мөмкин. Сораштыру аноним формада үтә. Түбәндәге категорияләргә бәя бирелә: хезмәт күрсәтү тизлеге, персоналның мөнәсәбәте һәм бина торышы. Кулланучыга медицина хезмәте күрсәтүгә бәя бирү тәкъдиме, Порталда теркәү башкарылган электрон почта аша киләчәк. Бәяләү тәкъдиме шулай ук Шәхси кабинетка белдерү сыйфатында да килергә мөмкин.