Бөгелмәдә "Сугыш елы хатлары" күргәзмәсе үз эшен башлап җибәрде

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Сагыну, борчу, кайгы, шатлык ... Сугыш елы хатларында - хисләрнең төрлесе. Алар саргаеп беткән кәгазь битләрендә саклана. Монда һәр гаиләнең үз тарихы. “1941-1945 сугыш елы хатлары” исемле фотокүргәзмә үткән белән киләчәк арасына күпер салды. Бу изге эшне “Тарихи хәтер” проекты ярдәмендә тормышка ашыралар. Күчмә күргәзмә республиканың һәр шәһәрендә урын алачак. Бөгелмәдә ул өч көн эшләде.

“Подруга дней моих, моя ясноглазая Любушка! Посылая эту открытку, вспоминаю нашу любовь и час разлуки…” Владимир Матвеевның һәр хаты әнә шундый сүзләрдән башлана. Сагыну хисләрен ул хатыны Любовь Пастуховага юллаган. Туган якны өйрәнү музеенде бу гаиләнең берничә хаты саклана. Берсе - 1944 елның 5 февралендә язылганы – уникаль фотокүргәзмәдә урын алган.

Владимир Матвеев - Бөгелмә шәһәренең почетлы гражданины. Ул - “Мәңгелек Дан” мемориалында гомер-бакый дөрлиячәк утны кабызу тантанасында катнашкан фронтовикларның берсе. Дәүләт архивы хезмәткәрләре аның хатын сайлап алганнары өчен без бик шат, - дип сөйли туган якны өйрәнү музее директоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Светлана Якупова.

“Тарихи хәтер” федераль проектына Татарстан 2017 елның 22 июнендә кушыла. Республикадагы барлык музейлар дәүләт архивына сугыш хатларының күчермәсен җибәрә. Аларны электрон вариантка әйләндерәләр. Хатларны http://татархивы.рф/ru сайтына кереп уку мөмкинлеге дә бар.

Барысын да түгел, фотокүргәзмә өчен үтә дә эчтәлекле хатларны сайлап алалар. Пунктуация, грамматик хаталарны төзәтмиләр, ничек бар - шулай бастыралар. Казан шундый 10 фотобанер ясый. Һәр район үзеннән берне өстәргә тиеш булачак.

“1941-1945 сугыш елы хатлары” исемле фотокүргәзмә белән иң элек Баулы, Ютазы, Азнакай халкы танышты. Чиратта – Бөгелмә. Күчмә күргәзмә туган якны өйрәнү музеенда бары өч көн эшләде. Безнең район ясаган банерда “Мәңгелек Дан” мемориалы сурәтләнгән. Анда - яшь солдат Владимир Орловның әти-әнисенә язган хаты.

Хат гади тел белән язылган. Тик аны укыганда күңелгә бик авыр! Кыска-кыска җөмләләр. Күрәсең, ашыккандыр. Күпчелек хатлар карандаш белән язылган. Еллар үткән саен, аларның сыйфаты начарая. Укып булмый. Кәгазь дә таркалып бара. Шуның өчен без хатларның төп нөсхәсен махсус бүлмәдә саклыйбыз. Кулга бирергә тырышмыйбыз, - дип әйтә туган якны өйрәнү музее директоры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Светлана Якупова.

“1941-1945 сугыш елы хатлары” исемле фотокүргәзмә Бөгелмәдән Лениногорск шәһәренә юл алды. Җиңү бәйрәменә кадәр әлеге уникаль проект республиканың һәр районын урап чыгачак. 9-Май бәйрәмендә күргәзмәне Казанда тәкъдир итәләр. Анда инде 55 фотобанер урын алачак. 
"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International