3 нче мәктәп укучысы Дамир Шәймәрданов Беренче каналда баручы “Умники и умницы” тапшыруында катнашып, ярымфиналга чыкты. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров укучыга тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Алдагы уеннарда Дамирга уңышлар теләп калабыз.