Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле бөгелмәлеләр, хәрби хезмәткәрләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары! 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу – гомумхалык бәйрәме, чөнки аны хәрбиләр, “кайнар нокта”ларда утны суны кичкәннәр, кайчандыр армиядә хезмәт иткән һәм “солдат дуслыгы”ның ни икәнен белгәннәр генә түгел, ә бар халык билгеләп үтә. Халыклар үз иткән башка тантаналар арасында ул лаеклы урын алган дата. 
Безнең сугышчылар гомерләре бәрабәренә илнең азатлыгын саклап калган, аларның фидакарьлеге һәм каһарманлыгына күрә, Россия көчле, бәйсез дәүләткә әверелгән. Безнең бурыч – ул батырлыкларны истә тоту, Ватаныбызны саклап калган, бүген дә хәрби хезмәттә булган һәр кешене хөрмәт итү. 
Кырыс сугыш елларын кичкән, яу кырларында тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, совет дәвере төгәлләнгәннән соңгы сугышчан хәрәкәтләрдә чыныгу алган, ныклык һәм көч күрсәткән сугышчылар каршында без баш иябез. Без аларны хәтерлибез, рәхмәт хисләре белән исемнәрен кабатлыйбыз. 
Бүгенге көндә Ватан саклаучылар Россия традицияләрен лаеклы дәвам иттерәләр, Россия Армиясенең һәм Хәрби-Диңгез Флотының куәтен ныгыталар. 
Хөрмәтле армия һәм флот сугышчылары, кадерле ветераннар! Сезне, якыннарыгызны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, гаилә иминлеге телим. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International