Бөгелмә районы башлыгы Хатын-кызлар көне белән тәбрик итә

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Әлеге күркәм бәйрәм кеше күңеленә күтәренке кәеф өстәп, язның беренче нурлары белән килә. Моңарда, һичшиксез, тирән мәгънә ята: ул күңел җылылыгы белән туганнарга һәм якыннарга наз бүләк итә. Хатын-кызлар бит алар кояшка тиң, гүзәл затлар дөньяга нур, тынычлык һәм ямь өсти.

Безнең күңелдәге кешелеклелек, изгелек өчен кадерле әниләребезгә, хәләл җефетләребезгә, апаларыбызга рәхмәтлебез. Үз җилкәләрендә тарих битләрендәге иң катлаулы елларны, канкойгыч сугыш хәсрәтләрен кичергән хатын-кыз ветераннарга бөгелмәлеләр зур хөрмәт һәм рәхмәт белән карый. Батыр хатын-кызларыбызга сәламәтлек һәм озын гомер юлы, сүнмәс тормыш оптимизмы һәм тирә-юндәгеләрдән кадерле караш телисе килә.

Бу көнне һәрбер хатын-кыз күпсанлы котлаулар һәм бүләкләр кабул итәр дип ышанып калам. Сезнең йөрәк һәрвакыт яхшылык, мәхәббәт һәм шатлык белән тулы булсын, ә 8 Март күпсанлы елмаю һәм чәчәкләр бүләк итсен!

Линар Закиров,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International