16 март көнне, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру җәһәтеннән, “Единая Россия” партиясе Бөгелмә җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (адрес: М. Җәлил урамы, 31 нче йорт, 310 нчы бүлмә) 8–10 сәгатьтә – нотариус, 10–12 сәгатьтә – адвокат, 13–16 сәгатьтә юрист гражданнарны кабул итә. Алдан язылып кую өчен телефон: 4-03-99.