Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Эшлекле дүшәмбе җыелышы барышында күптән түгел булып узган Республика эшче яшьләр стратегик конгрессының финалистларын котлады. Бөгелмәнең талантлы яшьләре “Татарстанның киләчәген бергәләп төзибез” эшче яшьләр стратегик конгрессының делегатлары итеп чакырылды. Оештыручылар хөкеменә алар "Бугульма NEWS" Инстаграм-проектын тәкъдим иттеләр.
Финалга 5 проект үтте, алар арасында "Бугульма NEWS" Инстаграм-проекты, проект авторы һәм аның алып баручысы Рөстәм Кадыйров; алып баручы, оператор, видеомонтажер Аяз Гәрәфетдинов һәм алып баручы Артем Зинуков.
Конгресс азагында җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.