Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда бер хокук бозу да теркәлмәгәнен әйтте

2018 елның 18 марты, якшәмбе

Сайлау башланып, сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлау законында бер хокук бозу да теркәлмәгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмммәтшин белдерде.

“Бездә оешкан төстә, барлык 2817 участогы барысы да төгәл 8 дә ачылды. Беренче килүчеләр үз тавышын бирде. Сайлау кампаниясенә әзерлек бик җитди барды. Бүген сайлау комиссияләренең 2 дистә меңнән артык вәкиле актив эштә. Ачылганчы ук, участоклар куркынычсызлыкка тикшерелде. 17 меңнән артык хокук саклау органы вәкилләре иҗтимагый тәртип тәэмин итүгә җәлеп ителгән. Кичә кичтән барлык рус һәм татар бюллетеньнары башта территориаль комиссияләргә, аннары барлык сайлау участокларына тапшырылды”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе иртәннән үк сайлау комиссияләрендә кеше күп булганына сөенүен әйтте. “Һава торышына карамастан, кеше актив килә. Мине традицион актив пенсионерлар гына түгел, яшьләр дә күп булуы сөендерде”, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International