Бүген, 18 мартта, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарылды. Бөгелмә муниципаль районы сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр эшләде. Исемлеккә барлыгы 83 712 сайлаучы кертелгән иде.
Исегезгә төшерәбез, бүген Бөгелмә муниципаль районында РФ президентын сайлау өчен 80 сайлау участогы эшләде.
Сайлау комиссиясе тавышларны санауга кереште.