“Россия балалары - 2018” ведомствоара оператив профилактик операция кысаларында, «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр приютында наркоманияне булдырмау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чара узды. Бу чара Рәсәйнең Бөгелмә районы буенча МВД бүлеге ветераннар советы рәисе В.Г. Паршин һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.