Шәһәребезне ямьләндерәбез

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

Яз җиткәч, һәркем шәһәр һәм авылларыбыз урамнарында чисталык, тәртип урнаштыру эшенә кушыла. Шимбә өмәләре чын хезмәт бәйрәмнәренә әверелә.

Быел гомумшәһәр өмәсенең беренчесе 14 апрель көнне үтте. Мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, җылылык челтәре, “Бөгелмә-водоканал”, “Горсвет”, “Татэнергосбыт” предприятиеләре, коммерция оешмалары – барысы да бердәм кушылып, шәһәребезне чүп-чардан арындыруга, карны таратуга үзләреннән өлеш кертте.

Хакимият бинасы, китапханә, хастаханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылары, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, бердәм булып, берләшеп, үз территорияләрен ямьләндерде – кемдер үз участогын чүп-чардан арындырса, икенчеләре өелеп торган кар көртләрен таратып, җәйне якынлаштырды.

Мәсәлән, 14нче татар гимназиясе укучылары уку йорты территориясен чүп-чардан, корыган ботак, яфраклардан арындыру беләш мәшгуль иде. Тырышып эшләүче укучыларның берсе, 6нчы “Б” сыйныфы укучысы Вил Шәмсетдинов мондый күмәк эшләргә бик уңай карый: “Классыбыз бик дус, шуның өчен дә бергә тупланып эшләү күңелне күтәрә, шуның өстенә, саф һавада физик эш белән шөгыльләнү көчне арттыра һәм мәктәбебез территориясе тагын та матурлана, ямьләнә”, – ди егет.

Гомумән, татар гимназиясендә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. “Һәрбер классның, укытучының билгеләнгән территориясе бар, шунда һәрдаим эшлибез, чистартабыз, чәчәбез, үстерәбез. Барыбызга да билгеле булганча, хәзерге яшьләр эш рәтен белмиләр, шуңа күрә көрәк, себерке тоту, алар белән эшләү процессын үзебезгә өйрәтергә, күрсәтергә туры килә. Ә күмәк өмәләрдә алар эшкә өйрәнәләр, шунда кемнең-кем икәне дә беленә”, – ди елмаеп уку йорты җитәкчесе Фәнис Гайнуллин.

“Интернет, компьютер, телефоннар – гасыр афәте дип уйлыйм. Шулар белән мавыгып, укучыларның бөтен гомерләре үтә, ә хезмәткә вакыты да, теләге дә калмый. Һәрбер сыйныфта, чыннан да эшли белә торган 1–2 яшүсмер бар, калганнары физик хезмәтнең нәрсә икәнен дә аңламый. Минемчә, атнаның бер көне сыйныфларны, мәктәпне җыештыруга, тәртипкә китерүгә багышланса, балалар нәрсәдер эшли белерләр иде”, – ди гимназиянең физкультура фәне укытучысы Владимир Бордюг.

Гимназия укучылары, эткәләшә-төрткәләшә, чүп җыю белән мәшгуль булсалар, аларның каршында урнашкан китапханә хезмәткәрләре исә карны тарату, каткан бозны вату белән шөгыльләнә иделәр.

Китапханәнең милли бүлек китапханәчесе Рамилә ханым Шәкүрованың күңеле бик күтәренке күренә: “Ниһаять, яз да килеп җитте, менә шулай матур итеп, бөтен коллективыбыз белән китапханә территориясен, яраткан шәһәребезне, туган җиребезне ямьләндерергә ашкынабыз, җәйне көтәбез. Мондый күмәк эш вакытында бер-береңне, хезмәтттәшләреңне яхшырак та беләсең, шаярып та аласың, шул рәвешле оптимистик рух өстәлә, эштән арынып, башларыбызны ял иттереп тә алабыз”.

Шулай да, медальнең икенче ягы булган кебек, фикернең капма-каршысы да табылды. “Әгәр дә кар клумбаларда, чәчәкләр үсәсе түтәләрдә озаграк ятып, үзе эреп, туфракка әкерен-әкерен генә сеңсә, туфракта дым булыр иде, без табигатькә зыян китерәбез бит”, – дип шелтә сүзләре дә җиткерде китапханәче Надежда Ефимова.

Ел саен мондый өмәләрдә актив катнашучы Үзәк район хастаханәсе һәм Балалар хастаханәсе коллективы быел да сынатмаган, иртән-иртүк үз территорияләрен чүп-чардан арындырып, чүп-чар тутырылган дистәләгән капчыкларны тезеп тә куйганнар. “Коры җирләрне тырмаладык, корыган ботакларны җыйдык, карлы җирләрдә кар тараттык, һәркем үзенә эш тапты. Өмәдән соң шәһәргә карарга күңелле. Һәрбер шәһәрдәшебез, планетаның һәрбер кешесе тәртип һәм чисталыкны сакласын иде”, – дигән матур теләкләрен җиткерде балалар хастаханәсе шәфкать туташы Татьяна Угодина.

Гомумән алганда, шәһәрне чүп-чардан арындыруда шәһәрдә – 16 меңнән артык, ә авыл җирендә – 2 меңнән артык кеше катнашты, 11 берәмлек техника чыкты, көнкүреш калдыклары полигонына шимбә көнне – 52 тонна, якшәмбе көнне – 38 тонна чүп түгелде.

Кызганычка каршы, шәһәр халкының көнкүреш культурасы әлегә түбән. Уйлап тормыйбыз, кулдагы капмы, шешәме, тәмәке төпчегеме – җиргә ташлыйбыз. Бигрәк тә халык күпләп ял итә торган урыннарда күңелсез. Ә бит һәр кеше шәһәребез чистарак, матуррак, уңайлырак булсын өчен үзеннән өлеш кертә ала. Моның өчен һәркем эшне үзеннән башласын иде. Дөрес, шимбә өмәләре – шуңа бер адым. Әмма, яшәгән җиребез ямьле булсын өчен, ул җирне яратырга кирәк: җыештырган җир түгел, көн дә чүпләмичә торганы чиста.

http://bugulma-tat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International