"Полицейский Дядя Степа" бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының региональ этабы башлануы турында ТР Эчке эшләр министрлыгында хәбәр ителде. Конкурс Россияның мультипликацион һәм киногеройларына - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә багышлана. Конкурска 6-14 яшьлек балалар тарафыннан эшләнгән эшләр кабул ителә. Кул эшләренең материалы төрле булырга мөмкин: текстиль, агач, полимер балчык һ.б.
Катнашучылар эшләгән кул эшләрен 7-нчы майга кадәр Ленин урамы., 42 адресы буенча матбугат хезмәтенә тапшырырга кирәк.