Линар Закиров медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте

2018 елның 22 июне, җомга

Балалар сәнать мәктәбенең концертлар залында Медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәменә багышланган чара үтте. Тантанага Бөгелмәнең сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары, шәһәр һәм район җитәкчелеге чакырулы иде.
“Ак хататлы фәрештәләргә” кешеләр иң кадерле әйберләрен – үзләренең һәм якыннарының сәламәтлекләрен ышанып тапшыралар. Ә бу камил белем, үз-үзеңне җәлләмәүне, иң яхшы кешелеклелек сыйфатларына ия булуны таләп итә. Үз гомерен изге эшкә багышлаган кешеләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров котлады һәм сәламәтлек саклау үсешенә олы шәхси өлешләрен кертүчеләргә Грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. 
– Хөрмәтле дәвалау учреждениеләре хезмәткәрләре, медицина ветераннары, сезне ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Безнең район һәм шәһәр һәрвакытта да нык, элек-электән сәламәтлек саклауның матур традицияләре белән танылган. Сез бик тә изге һөнәр сайлагансыз, кеше гомерен саклап калып, олы батырлык кыласыз. Барысы өчен дә хөрмәт һәм ихтирам сезгә. Безнең районда 2018 ел – Сәламәтлек саклау елы дип игълан ителде һәм бу очраклы гына түгел. Без медицина хезмәтләренең сыйфатын югары дәрәҗәгә күтәрергә телибез. Сезнең төпле белемегез һәм хезмәт сөюегез ярдәмендә, без әлеге мәсьәләне һичшиксез чишәрбез, – дип үз теләкләрен җиткерде район башлыгы Линар Закиров.
Исегезгә төшерәбез, Бөгелмә районында сәламәтлек саклауны үстерү эгидасы белән үтүче 2018 елның төп мәсьәләләре – Үзәк хастаханә поликлиникасын ремонтлау, Батыр авылында фельдшер-акушерлык пункты төзү һәм башкалар. Болардан тыш, сәламәтлек саклау учреждениеләрен табиблар, урта медицина персоналлары белән тулыландыру, күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын арттыру, яхшы медицина ярдәме белән тәэмин итү эшен дәвам иттерү. 
– Көн саен башкара торган олы хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сезгә бәхет, шатлык, иминлек телим, һәрбер яңа көн хәтерегездә ниндидер якты мизгелләре белән генә уелып калсын иде. Яхшы кәеф беркайчан да сезне калдырмасын, – дип мөрәҗәгать итте хезмәттәшләренә Үзәк район хастаханәсе җитәкчесе Владимир Гуров.
Тантана барышында хезмәт алдынгылары бүләкләнде, ветераннарга олы рәхмәт сүзләре яңгырады, хезмәткәрләр зурланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International