Бөгелмә районында асрамага бала алган гаиләләр өчен туристлык форумы узды

2018 елның 22 июне, җомга

“Ныклы гаилә” – федераль партия һәм “Россиядә һәр бала мөһим” региональ проекты кысаларында Бөгелмә районында Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында асрамага бала алган гаиләләр өчен II республика туристлык форумы узды.

В. Шашин исемендәге “Татнфть” җәмгыятенең социаль объектлар идарәсенә караган, Карабаш сулыгы буенда искиткеч матур урында урнашкан “Ивушка” ял базасында республиканың көньяк-көнчыгышындагы төрле районнардан килгән күп бала тәрбияләүче гаиләләр бик матур йортларга урнаштырылды.

Быелгы форумны ачу хокукы узган елгы чара җиңүчесе, проектның иҗтимагый совет җитәкчесе Павел Петрович Звегинцевка бирелде. Ул проектның төп максатын тагын бер кат искә төшереп узды: “Һәр бала гаиләдә яшәргә тиеш”. Бу мизгелләрдә балаларның шат авазлары астында күккә аллы-гөлле шарлар күтәрелде.

Чараны ачу тантанасында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре, Бөгелмә районы депутатлары исеменнән Партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Әхмәдиев, Гаилә үзәге директоры Ольга Константинова чыгыш ясадылар.

Бай программалы ике көнлек ял бер тында дигәндәй үтте дә китте. Ярышлар, уеннар, тренинглар, бәйгеләр – Гаиләгә теләктәшлек итү үзәге белгечләре әзерләгән күңел ачу чаралары бай эчтәлекле, файдалы, мавыктыргыч һәм кызык иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International