Хәтер һәм кайгы көне

2018 елның 22 июне, җомга

1941 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн. 22 июньдә таңда, сугыш игълан итмичә генә, фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итте. Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Бу канкойгыч сугышта СССР 27 миллионга якын кешесен югалтты, әмма җиңеп чыга алды.

Бөек Ватан сугышында совет халкы Европа халыкларын фашист илбасарлары хакимлегеннән азат итүгә һәм гитлерчыларны тар-мар итүгә хәлиткеч көч куйды. 1945 елның 8 маенда фашист Германиясе һәм аның хәрби көчләренең берсүзсез капитуляциясе турында Актка  кул куелды.

Элекке Советлар Союзы илләрендә 22 июньдә дәүләт флаглары эленә һәм сугыш чоры фаҗигасе, аның корбаннары искә алына. Бу көнне һәйкәлләргә һәм мемориалларга чәчәкләр салына, Хәтер һәм кайгы көне чаралары уздырыла.  Россия, Украина, Белоруссия халкы Бөек Ватан сугышында Туган ил азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларын, туганнарын һәм якыннарын искә ала.

Бүген муниципалитет һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митингка җыелды. Алар "Мәңгелек дан" мемориалына һәм Советлар Союзы геройлары бюстына чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International