“Наркотикларга юк диген!”

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Шушы көннәрдә билгеләп үтелгән Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, Соколка авылы мәдәният йортында халык арасында “Наркотикларга юк диген!” дигән буклетлар тарату акциясе булып узды. Чара башланыр алдыннан фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре Г. Останкова белән Н. Вишневская балаларга наркотик матдәләрнең кешеләр тарафыннан кулланыла башлау һәм таралу тарихы турында сөйләделәр, алар белән мавыгуның нинди нәтиҗәләргә китерүе ихтимал икәнен слайдлар ярдәмендә бик ачык тасвирлап күрсәттеләр. Күргәннәреннән бик тә тәзэсирләнгән балалар, наркотиклар куллануга үз мөнәсәбәтен белдереп, “Наркотикларсыз тормыш” дигән плакатка имза куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International