Бөгелмәдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә юбиляр гаиләләрне тәбрикләделәр

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм  чарасы үтте.

Тантаналар залына яшь парлар, күп балалы гаиләләр, бу көнне гаиләләрендә бала туган әти-әниләр, юбилейларын билгеләп үтүче парлар, аларның туганнары, якыннары һәм мактаулы кунаклар чакырулы иде. Кунакларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре каршы алып, аларга бәйрәм символы – ромашка һәм календарьлар бүләк иттеләр.

Матур традиция буенча бүләкләр тапшырдылар, гаилә парларын зурладылар. Һәрбер гаилә турында кыска видео күрсәтелде. Алып баручылар гаилә парларын бүләкләү өчен сәхнәгә чакырды.

Быел Бөгелмә районында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә Зөлфия Рәшит кызы һәм Ришат Закван улы Гиззәтуллиннар гаиләсе лаек булды. Алар инде 30 ел бергә. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Рәшит Закван улы хәрби хезмәтне Төркестан хәрби округында үтә, ЗСУ 23-4 зенитында машина йөртүче була, Союздан Кабулга баручы колонналарны озата баруда, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Хәзерге вакытта Ришат Закван улы “Транс-нефть” ҖЧҖ ведомствадан тыш сак бүлегендә эшли.

Зөлфия Рәшит кызы шәһәрнең 3нче мәктәбендә 29 елдан артык татар теле укытучысы булып эшли. Үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укытудагы уңышлары өчен Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Күп тапкырлар Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы грантына ия булган.

 “Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсешендә зур өлеше өчен” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закировның Рәхмәт хатларына Гасимә Гали кызы һәм Сарим Камали улы Кадыйровлар лаек булды. Алар 55 елдан артык бергә. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гасимә Гали кызы – шәһәрнең мактаулы гражданы, табиб-невролог. Сарим Камали улы – Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре. Кадыйровларның бер-берсен аңлап яшәүләре һәрберсенә һөнәри өлкәдә зур уңышларга ирешергә ярдәм иткән.

Карабаш бистәсендә яшәүче Зөлфия Гыйльметдин кызы һәм Фәнил Хәбибулла улы Зиляевлар гаиләсендә – 7 бала. Күп балалы гаиләне “Бердәм Россия” партиясе Бөгелмә җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Фатыйх улы Әхмәдиев котлады. Ул гаиләгә акча сертификаты тапшырды. Карабаш бистәсе башкарма комитеты башлыгы Марат Тәлгать улы Минхәйдәров кыйммәтле бүләк бирде.

 “Бөгелмә үзәк район хастәханәсе” баш табибы Владимир Иванович Гуров Саттаровлар гаиләсен бала туу белән тәбрик итте. Нәнинең әтисенә “Бөгелмә җирендә туучыга” медален һәм бүләк тапшырды, әни һәм балага ныклы сәламәтлек теләде.

Тантанада катнашучыларның һәммәсен Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Владимирович Конков тәбрик итте. Гаиләләргә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закировтан  акча сертификатлары һәм чәчәк букетлары тапшырды, гаиләнең үз-үзеңә ышаныч бирүче көч булуын искәртте һәманы яратырга һәм сакларга өндәде.

Яшь артистлар залда утыручыларга җыр, бию, елмаю һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International