Алар җиңү яулаган: бөгелмәле 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Камил Хәмидулла улы 1928 елның 7 июлендә Лениногорск районында туа. Бөек Ватан сугышы чорында Шөгер районы колхозында эшли. Корея ярымутравындагы хәрби бәрелешләрдә катнаша. Юбилей медальләре, "Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны исеменә ия. Ике кыз тәрбияләп үстергән.

Үзенең туган көнендә ул якыннары һәм туганнарыннан котлаулар кабул итте. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков тәбрик итте. Җитәкче аңа РФ Президентының котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International