Диспансеризация 2018: үзеңнең сәламәтлеген хакында ничек белергә һәм авыруны ничек кисәтергә

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Диспансеризация – ул вакытында авыруларны ачыклау, сәламәтлегеңнең бүгенге халәтен белү мөмкинлеге. Бөгелмә районында диспансеризациянең барышы хакында Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илнар Вилданов җиткерде.

Диспансеризацияне, сәламәтлегенең торышына карамастан һәркемгә узарга кирәк. Кеше аны 3 елга бер тапкыр узарга тиеш. Медицина тикшерүе ике этапта үтә. Аның беренчесе – скрининг дип атала, аның барышында пациентның авырулары бармы, юкмы икәнен ачыклыйлар. Авыру ачыкланган очракта, икенче этап үткәрелә. Монысында инде тикшерү җитдирәк дәрәҗәдә, белгеч-врачлар тарафыннан уздырыла.

2017 елда 38 кешедә яман шеш авыруы барлыгы ачыкланган. Диспансеризация нәтиҗәсендә алар башлангыч этапта белеп алынган.

- Шуны билгеләп үтәсе килә, 2017 елда 39-60 яшьлек район халкының нибары 76 проценты гына диспансеризация узды. 1 776 кеше тикшерелмәгән килеш калды. Ә бит, нәкъ шушы яшь аралыгындагы кешеләрдә күпчелек очракта төрле авырулар еш очрый. Халык үз сәламәтлегенә җаваплырак карасын иде дигән теләктә калам, – дип белдерде районның баш табибы Илнар Вилданов.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International