Бөгелмәдә атна саен суд приставлары һәм кайбер структуралар алимент түләмәүчеләрнең фатирларына рейдлар оештыралар. Әлеге эш "Ныклы гаилә" проекты кысаларында үткәрелә.
Бу юлы рейд 500 мең сум бурычы булган 3 гражданга барды.
Рейд нәтиҗәләре буенча бер бурычлы граждан эш табу нияте белән мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә ризалашты.