Татарстан йөзүчесе Александр Красных ирекле стиль белән 400 метрга йөзү буенча Россия чемпионатында (25 метр) алтын медаль яулады, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Финалда Александр 3 минут 36,84 секунд нәтиҗә белән финишка килде. Икенче урында Омск өлкәсе йөзүчесе Мартин Малютин (3:37,84). Бронза медаль Санкт-Петербург вәкиле Вячеслав Андрусенко активында (3: 40,20). Тагын бер татарстанлы Эрнест Максумов бишенче вакытны күрсәтте – 3: 41.92
Россия чемпионатында җиңү нәтиҗәсендә, Красных 2018 елда Кытайда узачак кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионатына сайлап алынды.