Сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Сәкибә Ибраһимова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны истәлекле датасы белән котларга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова килде, ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировтан истәлекле бүләк тапшырды.
Сәкибә Вәгыйз кызы күрсәтелгән игътибар өчен ихлас рәхмәтен белдерде һәм киләчәк буын өчен хезмәт иткән елларының истәлекле вакыйгалары белән уртаклашты.
Мэр урынбасары юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек, якыннары һәм туганнары тарафыннан игътибар һәм кайгыртучанлык теләде.