Казанда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре" унбишенче республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Быел 205 предприятие-җитештерүче, оешма, учреждение һәм Республиканың халык һәм сәнгать һөнәрләре осталарыннан 451 гариза кергән.
Бөгелмә сөт комбинаты «Азык-төлек товарлары» номинациясендә берьюлы берничә бүләккә лаек булды. Сөт комбинаты җитәкчелегенә «Делиз» сыры һәм «Крестьянское» атланмае өчен 1 дәрәҗә Диплом тапшырдылар. Конкурс лауреатлары дипломнары белән «Гауда» сыры һәм ряженка билгеләнде. «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы дипломанты дип «Гауда» сыры танылды.