«Дед Мороз - Единоросс» акциясе Бөгелмә балаларының хыялларын тормышка ашырды

2018 елның 28 декабре, җомга

Бөгелмәдә «Дед Мороз - Единоросс» хәйрия акциясе узды. Бәйрәмгә күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларны, шулай ук «Ялкын»  балалар приютында тәрбияләнүчеләрне чакырдылар.

Бәйрәмне ачып, Бөгелмә мэры Линар Закиров яшь шәһәрлеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм хыялларының тормышка ашуын теләде. "Бүген сезнең изге теләкләрегез "Бердәм Россия" партиясе Бөгелмә бүлегенең "Дед Мороз - Единоросс" бәйрәм акциясе ярдәмендә тормышка ашуына мин бик шат", - дип билгеләде мэр.

Бәйрәмнең кечкенә кунаклары матур Яңа ел концертын гына күреп калмадылар, хәйриячеләр кулыннан күптән көтелгән бүләкләр дә алдылар. Тимур Абдуллинның хыялының тормышка ашуына Линар Закиров ярдәм итте. Яшь бөгелмәлегә истәлекле бүләк - велосипед тапшырылды. Бөгелмә механика заводы директоры ярдәме белән Игорь Фролов чаңгы комплектын алды. Есин Рәхмәтшоевның хыялын - идарә пульты булган машинаны муниципаль телерадиокомпания директоры Диана Брюхачева тапшырды. Татэнэргосбыт директоры Альберт Касымов ярдәме белән Ксения Денисованың курчак йорты барлыкка килде. Аның ике яшьлек энесе Арсения уенчык мотоцикллы булды.

Моннан тыш, һәр бала "Шәфкать" фондыннан татлы бүләк дә алды. "Дед Мороз - Единоросс" акциясе кысаларында, бу көнне 24 баланың хыялы тормышка ашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International