Бөгелмәлегә "Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан" истәлек билгесе тапшырылды

2019 елның 8 феврале, җомга

Бөгелмәдә блокадалы Ленинградта яшәүче Раиса Борисовна Дмитриевага «Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан " истәлек билгесе тапшырылды.

Санкт-Петербург Хөкүмәте исеменнән юбилей медален ветеранга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Бөгелмә муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наталья Минязева тапшырдылар.

Бөек Ватан сугышы елларында Рәисә Борисовна Ленинград өлкәсенең Кронштадте шәһәрендә яши. Ул блокада ачлыгын үз күзләре белән күргән, ул еллар ачысын тойган ветеран. Күпсанлы юбилей медальләре һәм билгеләр белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны булып тора.

Әңгәмә вакытында Рәисә Борисовна кунакларга 1944 елның апрелендә булган  гаҗәеп тарих сөйләде. Төньяк Кавказга эвакуация вакытында очраклы рәвештә ул аның өчен таныш булмаган Бөгелмәгә эләгә һәм биредә төпләнеп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International