БСТК производствога өйрәтү осталары бөгелмәлеләргә WorldSkills турында сөйләделәр

2019 елның 15 феврале, җомга

"Позитив "яшьләр үзәге" проектын тормышка ашыру кысаларында Үзәк китапханәнең яшүсмерләр бүлегендә Worldskills Russia (Ворлдскиллс Россия) профи - старты буенча чара узды.

Укучыларда төзелеш-техник колледж укучылары Алина Мукминова һәм Карэн Закарянга сораулар бирә алдылар. Алар эшче һөнәрләр буенча конкурсларда катнашучылар, җиңүчеләр дә.

БСТК производствога өйрәтү осталары WorldSkills нәрсә икәнлеге, әлеге хәрәкәтнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Шулай ук колледж студентлары балалага төрле конкурсларда катнашулары, сәяхәтләрдән калган тәэсирләре турында да сөйләделәр, чөнки алар Россиянең төрле шәһәрләрендә булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International