Бөгелмәдә балалар юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча семинар узды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары арасында "Мәктәп һәм гаилә арасында мәктәп белән шәхесне үстерү мәнфәгатьләрендә хезмәттәшлек" дигән шәһәр семинары узды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы Гөлнара Гыйбадуллина хәбәр иткәнчә, чара кысаларында катнашучыларга Бөгелмә районы территориясендә балалар юл-транспорт травматизмы торышы, шулай ук мәгариф учреждениеләрендә һәлакәтләрне профилактикалау эшен оештыру турында сөйләделәр.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәттәге бүлеге җитәкчесе Татьяна Баянова «Сакла» сайтының юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча уникаль интерактив балалар мохитен булдыруга юнәлдерелгән мөмкинлекләре һәм куллану турында сөйләде. ЮХИДИ хезмәткәре тарафыннан башлангыч сыйныф укучылары арасында мобиль шәһәрчек кулланып ачык тематик дәрес үткәрелде.

Г. Гыйбадуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International