Бөгелмә муниципаль районы мэриясендә Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова рәислегендә наркотикларга каршы комиссия утырышы узды.
Комиссия утырышының нәтиҗәсе булып, барлык профилактика хезмәтләренә наркотиклар һәм башка психоактив матдәләр таралуга һәм куллануга бәйле җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча оператив-профилактик чаралар комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итү буенча тәкъдимнәр булды.