Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында 24 мартта гадәттәгечә Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне уздырылуын хәбәр итә. 2019 елда Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көне «Гамәл кылырга вакыт» девизы астында уза.
Дөньяда туберкулез белән көн саен 4 500гә якын кеше үлә, ә 30 000 кеше аның белән авырый.
2018 елда Татарстан Республикасында туберкулезның 1154 яңа очрагы теркәлгән, Бөгелмә районында - 64 яңа очрак.