Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең территориаль бүлеге хәбәр итүенчә, 30-31 март көннәрендә 9.00 – 15.00 сәгатьләрдә Совет урамы ягыннан Бөгелмә базарына кергәндә барлык теләүчеләрөчен туберкулезга флюорографик тикшерү үткәреләчәк. Тикшерү бушлай. Үзең белән паспорт булу мөһим.