"Россия балалары – 2019": Бөгелмә полицейскийлары оператив-профилактик операция кысаларында чаралар үткәрүне дәвам итә

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

“Россия балалары-19” дип аталган ведомствоара чарага Бөгелмә полицейскийлары да кушылды. Әлеге операцияне үткәрүнең төп максаты – балигъ булмаган яшүсмерләр арасында наркоманлыкны профилактикалау, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле рәвештә, аларны җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү, ә тагын наркотиклар куллануның ахыры нинди нәтиҗәләргә китерүе ихтимал икәнлеге һәм шулай ук Россия Федерациясе законнарында моңа бәйле очракларда нинди җаваплылык каралганлыгы турында халыкка аңлату.

Үткәрелә торган акция кысаларында полиция хезмәткәрләре Бөгелмәнең 16нчы, 18нче урта мәктәпләрендә булдылар һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең наркоконтроль бүлекчәсе оперуполномоченные Алия Ситдыйкова һәм полициянең балигъ булмаганнар эшләре инспекторы Татьяна Курушина балаларга балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар һәм җинаятьләргә бәйле хәлләр турында сөйләделәр, конкрет мисаллар китерделәр. Әңгәмә барышында хокук сакчылары наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләрен, шулай ук законсыз гамәлләр өчен нинди җәза чаралары каралганлыгын аңлатуга аеруча басым ясадылар. Наркотиклар куллануга бәйле теркәлгән бер генә фактның та кешенең алдагы язмышын астын өскә китерергә, яшьләрнең киләчәккә планнарын чәлпәрәмә китерергә бик мөмкин икәнлеге турында кисәттеләр. Балалар үзләрен кызыксындырган күп сораулар бирделәр, барлык сорауларына да тулы җаваплар ишеттеләр.

Бөгелмә полицейскийлары, шушы ук акция кысаларында, эчке эшләр бүлегенең Иҗтимагый совет вәкилләре белән бергәләп, төнге ввакытта яшүсмерләрнең җәмәгать урыннарында олылардан башка гына булу-булмауларын тикшерү рейды уздырдылар.

Рейд барышында урамнарда патрульлек иттеләр, 4 төнге күңел ачу оешмасында булдылар. Болар кафелар һәм кальян тарту нокталары иде. Дежур бүлеккә балигъ булмаган яшьтәге 5 яшүсмерне алып килделәр, аларның әти-әниләренә карата беркетмәләр төзелде.

Иҗтимагый совет рәисе урынбасары Наталья Кулагина мондый рейдларның җәмгыять  һәм андагы хокук тәртибен саклау, урамнарда җинаятьчелеккә юл куймау өчен бик мөһим булуын әйтте.

Исегезгә төшерәбез: 2010 елның 14 октябреннән башлап, 71нче Закон нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә 18 яшькә кадәрге үсмерләргә кышкы чорда – 22 сәгатьтән соң, җәйге чорда 23 сәгатьтән соң җәмәгать урыннарында олылардан башка гына йөрү тыела. 

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә: ведомствода тәүлек әйләнәсенә ышаныч телефоны эшли. (8 843) 291-20-02 һәм 102 номерларына шылтыратып, наркопритоннар, наркотик матдәләрне тарату, яшүсмерләр, балалар тарафыннан аларны һәм алкоголь куллану, имин булмаган гаиләләрдә яшүсмерләргә карата рәхимсез караш фактлары турында хәбәр итүегезне үтенә.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International