Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Бөгелмәгә "Бердәм Россия" көнендә катнашу өчен килде һәм шәһәр локацияләрен бәяләде.
«Бердәм Россия көне» кысаларында Бөгелмәдә «Сәламәт киләчәк», «Ныклы гаилә», «Кече Ватан мәдәнияте» һәм «Торак һәм шәһәр тирәлеге» милли проектын тормышка ашыру буенча фикер алыштылар. Фәрит Мөхәммәтшин шәһәрнең яшьләр активы белән ачык дискуссиядә һәм «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит " акциясендә катнашты.