Бөгелмәлеләрне "Татарстанда кыр көне - 2019"күргәзмәсенә чакыралар

2019 елның 7 июне, җомга

2 июльдән 4 июльгә кадәр Татарстан Республикасының Лаеш районында "Татарстанда кыр көне - 2019 " кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Рәсми ачылыш тантанасы 2 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак, аның барышында республика башлыгы һәм рәсми кунаклар экспозицияне,  катнашучылар әзерләгән стендларны караячаклар һәм Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре агросәнәгать комплексы яңалыклары белән танышачаклар.

Үткәрү урыны - ТР Лаеш районы (Олы Кабан авылы янында). Килүчеләр өчен күргәзмәгә керү ирекле (бушлай).

Массакүләм мәгълүмат чараларына чарага аккредитация өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәтенә 26 июньгә кадәр электрон почта адресына гариза җибәрергә кирәк Press-mshp@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International