Бөгелмә мэры Линар Закиров гражданнарны шәхсән кабул итте. Кабул итү барышында шәһәр башлыгы караган мәсьәләләр арасында – торак шартларын яхшырту, яңгыр сулары системасының булмавы, юл полотносы ремонты һәм торак йорт төзелеше өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү.
Кайбер мәсьәләләр «Верхний поселок» микрорайоны тормышына кагылышлы иде. Ике инициативалы граждан мэрга Земляницын урамы буенча юлны ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать итүчеләр шулай ук кибетләр һәм даруханәләр булмауга да зарландылар. Тагын бер бөгелмәле – Әфган сугышы ветераны - торак йорт төзү өчен җир участогы бүлеп бирү мәсьәләсе белән килгән иде.
Шәхси кабул итү барышында 5 гариза бирүченең мөрәҗәгатьләре каралды, барлык яңгыраган сораулар буенча тиешле структур бүлекчәләргә һәм куратор урынбасарларына тиешле йөкләмәләр бирелде. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров әлеге мәсьәләне хәл итүне шәхсән үзе контролендә тотачак.