2019 елның 20 июне - эшмәкәрләр өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Бөтенроссия "Ачык ишекләр көне" кысаларында эшмәкәрләр өчен үзенең эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем өчен ачык булуын арттыру максатларында 2019 елның 20 июнендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлеге (алга таба – территориаль бүлек) эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.

Территориаль бүлек эшкуарларны түбәндәге адрес буенча көтә: Бөгелмә шәһәре, Ворошилов урамы, 4 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International