Бөгелмә районында "Авыл мәдәният учреждениеләренең мәдәни-ял эшчәнлегендә мультимедиа технологияләрен куллануның инновацион формалары" темасына чираттагы семинар-практикум узды.
Семинарны Бөгелмә муниципаль районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина ачты. Ул "Әкияттә кунакта" дигән декоратив-гамәли иҗат буенча район конкурсына йомгак ясады һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Аннан соң мәдәни-ял практикасында мультимедиа технологияләре турындагы доклад белән «Үзәкләштерелгән район клублар системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең методик бүлеге мөдире Алена Лихачева чыгыш ясады.