90 яшьлек юбилей - Россия Президенты һәм Район башлыгы исеменнән котлау

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Сугыш ветераны Евдокия Дмитриевна Лапина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны истәлекле дата белән котларга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова килде. Җитәкче Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырганда, ветеранга озак еллык фидакарь хезмәте өчен олы рәхмәтен җиткерде, ныклы сәламәтлек, озын гомер, иминлек, якыннарының кайгыртуын теләде.

Евдокия Дмитриевна, үз чиратында, күрсәтелгән игътибар һәм җылы котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде. Юбилеен ул оптимизм һәм тормыш сөючәнлеге белән каршылый. Ул үзенең озын гомеренең сере дип хезмәткә мәхәббәтен саный. Юбилярның зур тату гаиләсе бар: 3 баласы, 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы.

Бөгелмә муниципаль районында сугыш ветераннарын туган көннәре белән котлау традициясе күптән барлыкка килде: алар өчен әһәмиятле көндә котлаулар алу һәрвакыт күңелле, бу тагын бер кат аларның батырлыкларын һәм хезмәтләрен искә төшерүләрен раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International