Профессиональ керемгә салым түләүче (үзмәшгуль) кем була ала?!

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләр өчен яңа салым режимы эшли башлады. Татарстан яңалыкны сынау бара торган илнең дүрт пилот регионының берсе булды.

Шулай итеп, профессиональ керемгә салымнан (НПД) файдаланырга кем хокуклы – рәсми рәвештә ул нәкъ менә шулай яңгырый. Беренчесе – кеше үзенә үзе эшләргә һәм башка хезмәткәрләрне ялламаска тиеш. Икенчесе-аның кереме бер ел эчендә 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш. Ул вакытта үзмәшгуль буларак теркәлергә һәм физик затлардан алынган табышның 4 процентын гына һәм компаниянең 6 процентын  түләргә мөмкин. Сүз уңаеннан, әлеге ставкалар ун ел дәвамында үзгәрмәячәк, бу закон белән беркетелгән. НПД түләү процессын максималь җиңеләйтү өчен Россия Федераль салым хезмәтенең смартфонга күчереп алырга җиңел булган «минем салым» рәсми мобиль кушымтасы эшләнгән. Анда үзмәшгуль сыйфатында теркәлгәч, клиентлар өчен чеклар булдырырга һәм җибәрергә, салым исәпләүне күзәтергә кирәк. Бернинди декларацияләр тутырырга, контроль-касса техникасын сатып алырга, бухгалтер хезмәтләре өчен түләү кирәкми, әлеге һ.б. мәсьәләләр мобиль кушымта ярдәмендә хәл ителә. Салым түләү ай саен алынган керемнән башкарылачак. Әгәр берәр айда акча эшли алмаган икән, димәк, салым да түләнмәячәк. Моннан тыш, үзмәшгульләргә ун мең сум күләмендә салым акчасы бирелә. Быел исәпкә баскан кешеләргә карата контроль чаралар үткәрелмәячәк, шулай ук штраф санкцияләре дә исәпләнмәячәк. Шуны аңларга кирәк: һөнәри керемгә салым-өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Моңа күчмәгән  гражданнар салым салуның башка системасын исәпкә алып, салымнарны гадәти тәртиптә түләвен дәвам итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International