«Бөгелмә-Водоканал» ҖЧҖ мәгълүматлары буенча, 2 августта Герцен-Гоголь урамыннан Ленин урамына кадәрге кайбер йортларда 8.00 дән алып ремонт эшләре тәмамланганчыга кадәр салкын су бирү туктатылачак. Үзегезне кирәкле су запасы белән алдан тәэмин итүегезне үтенәбез. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез.