«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты кысаларында чираттагы очрашу Космонавтлар урамы, 1; Тухачевский урамы, 4а, 6 адресы буенча узды.
Җирле халык билгеләп үткәнчә, уңайлы һәм яшел ишегалды беркайчан да ремонтланмаган диярлек. Балалар мәйданчыгында кече архитектура формалары мораль һәм физик яктан искергән инде. Бу уңайдан барлык яшәүчеләр дә яңа проект буенча фикер алышуга игътибар белән кушылдылар.