"Бизнес белән идарә итүнең заманча механизмнары": бөгелмәлеләрне ачык семинарга чакыралар

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

17 августта 10.00 сәгатьтә ДНК киңлеге территориясендә (Нефтьчеләр ур., 48а) шәхси эшмәкәр яки фирманы ничек теркәү, салымнарны кая һәм ничек түләү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм субсидияләү программалары, онлайн касса белән эшләү, үз бизнесыңны табышлы итү турында сөйләшергә чакыралар.

Семинар спикерлары - ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды вәкиле Алексей Мухалев, салым инспекциясе башлыгы урынбасары Наталья Морозова, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Морад Булгаков, Like-үзәк вәкиле Радий Сангинов, «НТЭС» фәнни-җитештерү берләшмәсе директоры Виктор Чудин.

Керү ирекле. Язылу 89600521988 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International