Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, АПК оешмалары ярминкәгә килүчеләргә үз продукцияләрен арзан бәяләрдән тәкъдим иттеләр. Барлыгы 64 сәүдә урыны куелды. Авыл халкы яшелчә, ит, казылык әйберләре, сөт продуктлары, йомырка, тавык, үрдәк, каз, бал һәм башка бик күп әйберләр сатты. Бәрәңге – 34 тонна, суган - 10,3 тонна сатылган. Беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән алынган табыш 2 млн. сумнан артык сумманы тәшкил иткән.
Ярминкәләр 29 сентябрьдә, 5 һәм 13 октябрьдә оештырылачак.