Бөгелмәдә эш визиты белән Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров булды

2019 елның 14 октябре, дүшәмбе

ТР премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм «ЭкоНива» агрохолдингы генераль директоры Штефан Дюрр Бөгелмә районына эшлекле визит белән килделәр.

Визит максаты - Наратлыда 3,5 мең баш сыерга исәпләнгән «ЭкоНива» агрохолдингының яңа мегафермасын төзү барышы белән танышу. Исегезгә төшерәбез,булачак комплексның беренче ташын агымдагы елның май аенда салдылар. Бөгелмә районында сөт комплексы 37нче булачак, әмма соңгысы түгел.

Бөгелмә районында барлыгы 13 мең баш савым сыерга исәпләнгән өч сөт фермасыннан комплекс төзү планлаштырыла. Проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 10 млрд. сум тәшкил итәчәк. Иң эре мәйданчыкларның берсе - 6 мең сыерга исәпләнгәне - Подгорный авыл җирлегенең Иске Сумароково авылында урнашачак. Зеленая Роща авыл җирлегендә һәм Наратлы авылында тагын ике ферма төзеләчәк. Яңа проект Бөгелмә районының 100 кешесен эш белән тәэмин итәр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International