Ярминкә 16.рф: бөгелмәлеләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән яңа продукцияне турыдан-туры сатып алырга мөмкин

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Электрон ярминкә мәйданчыгы сатып алучыларга өйдән чыкмыйча гына кирәкле продукция табарга мөмкинлек бирә. Сатып алучы шулай ук бәяләрне чагыштыра, отышлырак тәкъдимнәр эзли һәм сатып алынган продукция турында фикерләр калдыра ала, бу башка сатып алучыларга продукция сайлауда ярдәм итәчәк, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә репутациягә ярдәм итәчәк.

Сатучылар «Электрон ярминкә» проекты ярдәмендә сәүдә мәйданнарын арендага тоткан чыгымнарны, сатучыларга хезмәт хакын һәм башка чыгымнарны экономияли ала.

Бүгенге көндә сайтка барлыгы 945 җитештерүчедән 1296 тәкъдим һәм товар урнаштырылган, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Болар-итнең барлык төрләре: сыер, сарык, дуңгыз, ат, куян ите, тавык, күркә, каз, үрдәк, шул исәптән тере, балык, сөт продукциясе, ярмалар, яшелчәләр, бал, үсентеләр, күп кенә башкалар.

Сайт http://ярмарка16.рф -куллануда уңайлы, сатып алучылар өчен теркәлү кирәк түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бушлай хезмәт. Товарлар категория буенча бүленгән, бу кирәкле продукцияне эзләүне җиңеләйтә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International