Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне: 6 нчы мәктәптә тематик чаралар үткәрелде

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында, 6 нчы мәктәптә тематик чаралар сериясе узды. Балалар "Стоп! Коррупция!" дигән рәсем һәм плакатлар, видеороликлар конкурсында катнаштылар, чара мәктәп фойесында иң яхшы эшләр күргәзмәсе белән тәмамланды.

9 нчы сыйныфлар «Коррупция һәм кеше хокуклары» темасы буенча түгәрәк өстәл артына җыелып, мәктәптә, республикада, илдә коррупциягә каршы сәясәт; коррупциягә каршы көрәш методлары кебек мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

5 декабрьдә 10нчы сыйныф укучылары һәм шәһәр прокуроры урынбасары Мисбахов Нияз Кирамович арасында "Коррупциягә каршы көрәш" социаль практикасы үткәрелде. Практикум барышында укучылар коррупция килеп чыгу тарихын, төрләрен һәм формаларын искә төшереп кенә калмадылар, коррупция белән бәйле төрле социаль ситуацияләрне анализладылар: ВУЗга укырга кергәндә, медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәндә, төрле белешмәләр алганда килеп чыгарга мөмкин булган хәлләрне ачыкладылар.

6 нчы сыйныф укучылары "Дөньяда коррупциясез мөмкинме?" дигән темага фикер алыштылар.

2-11 сыйныфларда коррупциягә каршы көрәш тематикасы буенча «Мәктәп укучылары коррупциягә каршы» рәсем конкурсы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International