Намуслылык - балалар бакчасыннан

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Коррупциягә каршы караш формалаштыру, балаларның хокук аңы һәм хокук культурасы дәрәҗәсен күтәрү максатларында, 2 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр “Батыр” балалар бакчасында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында, чаралар оештырылды. 

Өлкән төркем балалары белән әңгәмәләр циклы, шулай ук «Лев и мышка» әкияте куелды. Әкият мисалында балалар "коррупция" кебек күренеш белән таныштылар - аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында белделәр.

"Тамчыкай" әзерлек төркемендә балалар белән "Нәрсә яхшы, нәрсә начар" дигән этик әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар балачактан ук гадел, намуслы, закон кушканча эшләргә һәм мәрхәмәтле булырга тиешлекне үзләштерделәр. Үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәсендә «Намуслылык сере» барлыкка килде, ул әзерлек төркеме балаларының намуслы эшләре турында сөйли.

Барлык үткәрелгән чаралар балаларда коррупциягә каршы караш тәрбияләүгә, уен эшчәнлеге аша намуслылык тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Моннан тыш, 2нче һәм 35нче балалар бакчалары педагоглары өчен 2нче балалар бакчасы базасында Бөгелмә шәһәр прокуратурасы прокуроры ярдәмчесе Илназ Ибраһимов катнашында түгәрәк өстәл оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International