Яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе паспортларын тапшырдылар

2019 елның 14 декабре, шимбә

Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. Чарада катнашучылар – мәктәп укучылары һәм ата-аналар.

Бәйрәм тантанасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны белән ачылды. Егетләр һәм кызлар "Син Конституцияне беләсеңме?" дигән интеллектуаль викторинада катнаштылар, анда балалар үз белемнәрен күрсәтә алдылар. Викторина җиңүчесе, 3нче мәктәп укучысы Даня Золотухинага махсус приз тапшырылды.

Паспортны Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге инспекторы Гөлнара Дәүләтшина һәм Бердәм Россия Яшь гвардиясе бүлеге җитәкчесе Ренат Дусаев тапшырдылар. Тантаналы шартларда, паспорт белән бергә, балаларга илебезнең төп документын - Россия Федерациясе Конституциясен тапшырдылар.

Истәлекле вакыйга белән яшь бөгелмәлеләрне Бөгелмә районы иҗтимагый советы рәисе Гөлирә Төхвәт кызы Вәлиева котлады. Ул балаларның үз илләренең лаеклы гражданнары булуларын, югары нәтиҗәләргә ирешүләрен, җәмгыять өчен хезмәт итүләрен, үз традицияләрен саклауларын һәм хөрмәт итүләрен теләде. Сәнгать мәктәбе һәм Укучылар сарае вокаль коллективлары катнашучылар өчен Россия һәм Татарстан турында җырлар башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International